Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

2015 елның 21 июле, сишәмбе
 

2015 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан шәһәрендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, чемпионатны оештыру өчен төрле эшчәнлек юнәлешләре өчен җавап бирүче 13 эш төркеме оештырылды.

Һәр төркемнең җитәкчесе халыкара чарага  әзерлек эшләре турында сәйләделәр.

Мәгълүмат өчен:

2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына 190 илдән 2651 спортчы киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International