«КАМАЗ» белем бирү мәйданчыклары оештыра

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
 

2015 елның 21 июлендә «КАМАЗ» САҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “Машина төзелешенең күпфункциональ гамәли  квалификацияләр үзәге” проекты Чаллы һәм “Камаарты” регионы предприятиеләренә презентацияләнде.

Үзәкнең беренче мәйданчыгында - Кама дәүләт автомеханика техникумында (КГАМТ) узган әлеге чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә, мәгариф һәм фән, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Кама  инновацион территориаль- җитештерү кластеры, эре предприятиеләр -  төбәкнең партнерлары һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты.

“Машина төзелешенең күпфункциональ гамәли  квалификацияләр үзәге”- белгечләрне әзерләү буенча инновацион укыту үзәге –дөньякүләм компанияләр тәҗрибәсен исәпкә алып, заманча укыту-материаль һәм методик база белән  җиһазландырылган, эшче һөнәрчелекләрнең нигезләрен өйрәнү буенча алдынгы укыту мәйданчыгы булыр дип исәпләнә. “Машина төзелешенең күпфункциональ гамәли квалификацияләр үзәге” оештыручалары -  «КАМАЗ» САҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм  Кама дәүләт автомеханика техникумы.

Үзәк эшчәнлеге машина төзелеше тармагы предприятиеләре хезмәткәрләренең гамәли белемнәрен һәм компетенцияләрен формалаштыру өчен профессиональ укыту һәм квалификацияне үстерү буенча кыска вакытлы программаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Эшкә урнашкан хезмәткәрләр җитештерүгә чыгар алдыннан мәҗбүри рәвештә әлеге үзәктә өйрәнү курсларында белем алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International