ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан нефть-газ химия комплексы предприятиеләренең 2015 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенең йомгаклары турында холдингның  генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы нефть-газ химия комплексында җитештерү темпларының үсеше барлыгы 1,2% тәшкил иткән. 579 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән, бу 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 16% ка артык.


28
июль, 2015 ел
сишәмбе
 

28 июля 2015 елның 28 июлендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.

Утырышта «Татнефть» САҖ 2015 елның беренче ярты еллыгында бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

Директорлар советы 2000-2015 еллар чорында экология программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты. Хисап вакытына нефтьчеләр табигатьне саклау чараларына 62 млрд. сумнан артык акча күчергәннәр. Программаның аеруча нәтиҗәле юнәлешләре билгеләнгән: транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү, җиңел фракцияләрне тоту җайланмаларын үзләштерү, нефть шламнарын утильләштерү, даими һәм вакытлыча куллану җирләрен кире кайтару һәм башкалар.


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы министрлыкның гомуми бүлек башлыгы Байкиев Рәкыйп Мөбарәкҗан улына башкарма хакимият органнарындагы озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтен тапшырды.

 

2015 елның 24 июлендә Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, FINA президенты Хулио Маглионе, Россия Федерациясе Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, спорт федерацияләре башлыклары, республика министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

 

2015 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында берничә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.


24
июль, 2015 ел
җомга
 

2015  елның 25 июльдә  сәүдә хезмәткәрләре Көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!

"Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сәүдә –Татарстан икътисадының мөһим секторларының берсе буларак актив үсеш ала. Тармак тулаем төбәк продуктына өлеш кертү буенча лидерлык позициясен били, республика һәм ил бюджетына салым керемнәрен җыю буенча  шактый зур өлеш кертә. Бүгенге көндә тулаем төбәк продуктындагы сәүдә өлеше 14,2% тәшкил итә. Республика икътисадының тулаем күләменнән 17 проценты сәүдә өлкәсендә хезмәт итә.

 

2015 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 22 июлендә сәүдә хезмәткәрләре Көне  алдыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдәне үстерү мәсьәләсенә багышланган тармак киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Рашат Фәттахов, эре сәүдә челтәрләре, «Национальная торговая марка» ТР ДУП җитәкчелеге катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар ваклап сәүдә итү мәcьәләләрен, кулланучылар базарындагы торышны, сәүдә итү турындагы федераль закон чыгаруда планлаштырыла торган үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

 

2015 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаштылар.


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә машина төзелеше өлкәсендә инжиниринг үзәкләрне үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Чаллы шәһәре һәм Кама арты төбәге машина төзелеше Ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре, КНИТУ- КАИ, «КНИАТ» АҖ, «Казанский Гипронииавиапром» ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “машина төзелеше өлкәсендәге төбәк инжиниринг үзәкләре технологик модернизациягә ярдәм итә, сәнәгатьне инновацион үстерү өчен үзенә бер тармак формаллаштыра”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International