2015 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 180 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанга фальсификат кертүнең 7 каналы ябылган, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә 81 җинаять һәм 3 меңләп хокук бозу ачылган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе беренче яртыеллыкта 250 мең тикшерү уздырган, шул исәптән 238 меңе автотранспорт берәмлегендә.