2015 елның 17 июлендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә 500 кВлы Щелоков подстанциясен ачу тантанасы узды. Анда Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре катнашты.
500 кВлы Щелоков подстанциясен эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә «Алабуга» МИЗ резидент-компанияләре өстәмә рәвештә беренче категорияле 250 МВт электр энергиясе белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, энергия объектын төзү 110-500 кВлы Түбән Кама энергия районы электр челтәрләренең үткәрү мөмкинлеген арттырачак һәм киләчәктә энергия районнары арасында өстәмә электр элемтәләрен булдыру Казан энергия районында энергия дефицитын һәм күәтен шактый киметергә ярдәм итәчәк.
“Россиядә мондый дәрәҗәдәге подстанцияләр берничә генә, әлеге энергия объектын ачу икътисадның, сәнәгатнең һәм төбәкнең үсешен күрсәтә. 500 кВлы Щелоков подстанциясен ачу Татарстан өчен генә түгел, илнең бөтен энергия системасы өчен мөһим”,- дип белдерде Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак.