Мәскәүнең Россия Федерациясе Оборона идарәсенең милли үзәгендә узган хәрби продукцияне Бердәм кабул итү көне кысаларында “Россия вертолетлары” холдингы Россиянең оборона министрлыгына Казан вертолетлар заводында төзелгән Ми-8МТВ-5-1 яңа хәрби –транспорт вертолетларының партиясен тапшырды. Хәрби продукцияне Россия Федерациясе оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу кабул итте.
Яңа вертолетлар партиясен тапшыру Казан вертолетлар заводында видеоконференц элемтә режимында үтте.
Россия Оборона министрлыгына җибәрелгән яңа Ми-8МТВ-5-1 вертолетлары барлык кирәкле тикшерүләрне үтеп, заказ бирүчегә тапшыпрылды. Ми-8МТВ-5-1 хәрби - транспорт вертолетлары легендар Ми-8/17 төркеменә карый. Әлеге вертолетлар 4 тоннага кадәрле грузлар һәм техниканы ташу өчен каралган. Шулай ук әлеге вертолетлар ракета-пушка кораллары белән тәэмин ителә алалар. Ми-8МТВ-5 типтагы вертолетлар һәм аларның Ми-17В экспорт версиясе төрле илләрнең хәрби көчләрендә файдаланылалар.