2015 елның 14 июлендә Ульянда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Идел буе Федераль округында Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе Федераль округының сәнәгать сәясәте буенча Советының беренче утырышын уздырдылар. Киңәшмә сәнәгатьтә импортка алмаш табу мәсьәләләренә багышланган иде.
Совет эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Ул Советта катнашучыларга Татарстанда импортка алмаш табу өлкәсендә алып барыла торган эшчәнлек, импорт чималына алмаш табуда сәнәгать предприятиеләренең адымнары хакында һәм яхшыртылган сыйфатлы эшләнмәләрне үзләштерү хакында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов импортка алмаш табу өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар турында да сөйләде.