Татарстан белән Бурятиянең хезмәттәшлеге үсә

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
 

2015 елның 20 июлендә Улан – Удэ шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицин имзаладылар.

 Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Байкал урман компаниясе» ААҖ Ильинка агач эшкәртү комбинатын карадылар. Шулай ук татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашу узды.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов һәм башкалар иде.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү 2013 елның 11 ноябрендә төзелгән иде.

Бурятия Республикасы белән Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләр хезмәттәшлек итә: «ТД «Кама» ҖЧҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Нурлат шикәре» ЯАҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ Казандагы филиалы, «Спартак» аяк киеме фабрикасы, «ТАНЕКО» ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International