2015елның 17 июлендә Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль дирекциясендә Идел буе федераль округында (ИФО) газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан 2013 елдан башлап «Газпром» ААҖ белән бергәләп системалы рәвештә һәм озак сроклы нигездә газ-мотор ягулыгы базарын үстерә. Республика Хөкүмәте, «Газпром» ААҖ һәм «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ арасында мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануны киңәйтү турында килешү төзелгән иде. 2013-2023 елларда Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителде. Газ-мотор техникасын сатып алуларга субсидияләр бирү буенча гамәлгә ашырылучы федераль программалар һәм 2013-2015 елларда ТКХ, авыл хуҗалыгы һәм пассажирлар йөртү тармакларына республика бюджетыннан финанслашу нәтиҗәсендә республикада 643 берәмлек техника сатып алынган. 2012-2014 елларда субсидияләрнең гомуми суммасы 1,8 млрд. сумнан артты.