ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” 2015 бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгардылар

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
 

2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә узган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесен оештыру комитеты утырышында республика бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгардылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” 2015 бәйгесендә катнашырга теләп, 192 җитештерүче оешмалардан, учрежденияләрдән һәм республиканың халык сәнгате предприятиеләреннән  443 заявка кабул ителде.

Равил Зарипов ассызыклаганча, “әлеге бәйгедә катнашу предприятиеләр җитештерә торган продукциясенең сыйфатын үстерүне стимуллаштыра, республикада конкурентлылыкка сәләтле продукцияне җитештерү аның  эчке һәм тышкы базарга чыгару мөмкинлеген арттыра”. Ул билгеләгәнчә, бәйге Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ЦСМ Татарстан», Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары тырышлыгы белән оештырылды.

Югары квалифицияле белгечләрдән торган эксперт комиссияләре агымдагы елның 8 июннән 6 июльгә кадәр бәйгедә катнашкан республика  продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм конкурентлылыкка сәләтен билгеләдер.

Оештыру комитетының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бәйге лауреатлары, 1 һәм 2 дәрәҗәдәге дипломантлар исемен бирү турында карар кабул иттеләр. “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” 2015 бәйге лауреатлары булып, 126 исемнән торган продукция һәм хезмәт күрсәтүне сайладылар, шул исәптән, 213 - I дәрәҗәдәге дипломантлар, 78- II дәрәҗәдәге дипломантлар. Республика бәйгесе лауреатлары “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” программасының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителәчәк.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесенең лауреатлары һәм дипломантлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/file/Итоги_ЛТ_РТ__2015_для_сайта_20.07.2015.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International