2015 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан нефть-газ химия комплексы предприятиеләренең 2015 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенең йомгаклары турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы нефть-газ химия комплексында җитештерү темпларының үсеше барлыгы 1,2% тәшкил иткән. 579 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән, бу 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 16% ка артык.
Химия һәм нефть химиясе предприятиеләре тарафыннан салым түләгәнче 28 млрд. сум табыш алынган, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 3,3 мәртәбә артык. Шул ук вакытта үз продукциясен Россия базарына юнәлдерүче кайбер предприятиеләр рентабельлекнең чигендә эшлиләр. Автоҗитештерүчеләр ягыннан сорау кимү резина һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерүчеләренә негатив йогынты ясады. Татарстанда пластмасса әйберләрен җитештерү 18%ка кимегән.
Республикада химия җитештерүе үсеше темплары ярты еллык йомгаклары буенча 2,7% тәшкил итте, Россия буенча тулаем 5,9%. Татарстанда үсеш торгызу характерында, Россиядә исә ул «РусВинил», «Тобольск-Полимер» проект куәтләренә чыгыш белән, фармацевтика проектлары, химия җитештерүләрен киңәйтү белән тәэмин ителгән, дип аңлатты Рафинат Яруллин. Аның сүзләренчә, нәтиҗәдә, Россия базарындагы Татарстан компанияләре күләме кими.
Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов ситуацияне тотрыкландыру өчен, аны җентекләп анализларга кушты. Ул, «ТАНЕКО» НҖЗда эшкәртүне тирәнәйтү белән бәйле рәвештә, продукциянең товар кәрзине артачак, һәм бу республиканың нефть химиясе мөмкинлекләрендә уңай чагылырга тиеш, дип ассызыклады ул.