Тармак киңәшмәсендә сәүдәне үстерү мәсьәләләре каралды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 22 июлендә сәүдә хезмәткәрләре Көне  алдыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдәне үстерү мәсьәләсенә багышланган тармак киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Рашат Фәттахов, эре сәүдә челтәрләре, «Национальная торговая марка» ТР ДУП җитәкчелеге катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар ваклап сәүдә итү мәcьәләләрен, кулланучылар базарындагы торышны, сәүдә итү турындагы федераль закон чыгаруда планлаштырыла торган үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Сәүдә предприятиеләре сәүдә челтәрләре һәм кулланучылар өчен товар китерүчеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең намуслы практикасы Кодексын куллануы белән таныштылар. «Национальная торговая марка» ТР ДУП презентациясе узды.

Киңәшмә барышында «Бахетле-1» ҖЧҖ һәм  Казан шәһәрендәге «Зельгрос» ҖЧҖ җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International