Татарстанда машина төзелеше тармагында инжиниринг үзәкләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
   

2015 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә машина төзелеше өлкәсендә инжиниринг үзәкләрне үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Чаллы шәһәре һәм Кама арты төбәге машина төзелеше Ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре, КНИТУ- КАИ, «КНИАТ» АҖ, «Казанский Гипронииавиапром» ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “машина төзелеше өлкәсендәге төбәк инжиниринг үзәкләре технологик модернизациягә ярдәм итә, сәнәгатьне инновацион үстерү өчен үзенә бер тармак формаллаштыра”.

Киңәшмә кысаларында машина төзелеше өлкәсендә инжиниринг үзәкләрне үстерү тармагында агымдагы мәсьәләләр һәм үсеш перспективалары хакында фикер алышынды. Дәүләт ярдәме чаралары хакында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International