Абхазия һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар

2015 елның 24 июле, җомга
 

2015 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.

Яклар Россия төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасы белән Абхазия Республикасы арасында төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төбәкләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек итү илләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк. Хезмәттәшлек итү өчен иң кызыклы юнәлешләрдән ул төзелешне, медицинаны, мәгарифне, гидроэнергетиканы һәм туризмны атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International