2015 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында берничә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы Төркия Республикасының алдынгы икътисадый партнерларының берсе булып кала. Ул, аерым алганда, “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә Төркия җитештерүләре үсеше турында хәбәр итте.