2015 елның 24 июлендә Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, FINA президенты Хулио Маглионе, Россия Федерациясе Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, спорт федерацияләре башлыклары, республика министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
«Кадерле дуслар! Россия Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кунакларын һәм спорт яратучыларны сәламлим», - диде Россия Президенты Владимир Путин. – Илебез беренче мәртәбә мондый турнир кабул итә, без аны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә максат итеп куйдык. Чемпионатны әзерләүдә катнашучыларга, FINA белгечләре белән якын элемтәдә булып ярышларны әзерләү белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә».
Дәүләт башлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелеге керткән өлешен аерым ассызыклады. “Биредә спортка аеруча игътибар итәләр, массакүләм спортка һәм югары казанышлар спортына ярдәм күрсәтәләр”,- дип ассызыклады ул.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән FINA президенты Хулио Маглионе чыгыш ясады. Ул Россия һәм Татарстанга Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүдә югары дәрәҗәдә әзерләнүләре өчен, чемпионатта катнашучыларга уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт әйтте.