28 июля 2015 елның 28 июлендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Утырышта «Татнефть» САҖ 2015 елның беренче ярты еллыгында бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
Директорлар советы 2000-2015 еллар чорында экология программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты. Хисап вакытына нефтьчеләр табигатьне саклау чараларына 62 млрд. сумнан артык акча күчергәннәр. Программаның аеруча нәтиҗәле юнәлешләре билгеләнгән: транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү, җиңел фракцияләрне тоту җайланмаларын үзләштерү, нефть шламнарын утильләштерү, даими һәм вакытлыча куллану җирләрен кире кайтару һәм башкалар.
"Татнефть" САҖ тарафынаннаиярчен нефть газын рациональ файдалану мәсьәләләренә аеруча игътибар ителә. Планлаштырган чараларны тормышка ашыру иярчен нефть газын нәтиҗәле файдалану күрсәткечен компания буенча тулаем 95 проценттан ким булмаган дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә. Алга таба иярчен нефть газын файдалану күрсәткечке 98 процентка кадәр җиткерү ниятләнә.
Хәзерге вакытта 2016-220 елларга исәпләнгән дүртенче экологик программа эшләнә. Аның төп максатлары – әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану.