2015 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар җитештерү биналарын карап чыктылар, республика төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган күргәзмә продукциясе белән таныштылар. 2015 елның беренче яртысындагы күрсәткечләргә караганда, Татарстан Республикасы буенча Россия ФҖҮХИ учреждениеләре табышы 340,2 млн. сум тәшкил иткән.
Төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТР ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясадылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, министрлыклар махсус контингент җитештергән товарларны сатуда ярдәм күрсәтергә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгарылучы продукция сыйфатын тикшереп торуны һәм монда ук белгечләр әзерләү дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген ассызыклады.