2015 елның 25 июльдә сәүдә хезмәткәрләре Көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!
"Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сәүдә –Татарстан икътисадының мөһим секторларының берсе буларак актив үсеш ала. Тармак тулаем төбәк продуктына өлеш кертү буенча лидерлык позициясен били, республика һәм ил бюджетына салым керемнәрен җыю буенча шактый зур өлеш кертә. Бүгенге көндә тулаем төбәк продуктындагы сәүдә өлеше 14,2% тәшкил итә. Республика икътисадының тулаем күләменнән 17 проценты сәүдә өлкәсендә хезмәт итә.
Кулланучылар базары өлкәсендә Татарстан Республикасында төрле форматтагы 17 мең ваклап сату предприятиесе эшли. Республика ваклап сату әйләнеше күләме буенча Идел буе федераль округының лидер төбәкләре исәбенә керә.
Үткән елда Татарстан халкы куллану товарларын 781 млрд.сумга сатты, ваклап сату әйләнеше бер кеше исәбенә 203,9 мең сум тәшкил итте.
Мин ышанам, тармакның төп кыйммәте - тәҗрибәле һәм профессиональ кешеләр.
Хөрмәтле республика сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезнең хезмәтегез кешеләрнең көндәлек тормышы өчен гаять мөһим. Аерым рәхмәт сүзләрен үзләренең тәҗрибәләре белән яшь буын белән уртаклашкан тармак ветераннарына әйтәсем килә.
Һөнәри бәйрәм көнендә сәүдә хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, республика кулланучылар базары үсешендә уңышлар телим!