ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе
 

«Химград» технополисына - 9 ел. «Химград» эшчәнлеге 2006 елның 2 августында башланып китте.

«Химград» технополисы - Россиянең беренче сертифицикация үткән индустриаль паркы, аның территориясендә 6857 кеше эшли торган 257 компания урнашкан. 9 ел эчендә технополис резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә йөзләгән товарлар эшләнде, 60тан артык патент һәм товар билгеләре алынды, унлап оригиналь технология булдырылды.

2007-2014 еллар дәверендә технополисның резидентлары 40тан 257гә җитте, ә алар җитештергән продукция күләме 0,5 млрд. сумнан 16,1 млрд. сумга кадәр үсте. Россия һәм республика бюджетына бу дәвердә кергән салым күләме 60,9 млн. сумнан 1,96 млрд. сумга кадәр күтәрелде.

 

 

Ford Sollers сатып алучылар тарафыннан сорау зур булган Ford компаниясеннән утильләштерү программасын августка кадәр дәвам итә. Ford автомобиленең бөтен модельләрен - 2015 елда җитештерелгән Ford Fiesta, Ford EcoSport, яңа Ford Mondeo, Ford Kuga һәм Ford Explorer, шулай ук 2014 һәм 2015 елның  Ford Focus һәм яңа Ford Transit автомобильләрен утильләштерү программасы шартлары буенча сатып алырга мөмкин.

Мәгълүмат өчен:

2015 елда 7000 артык Ford автомобильләре автопаркны яңарту программасы буенча сатылды. Россиядә бренд тарафыннан тәкъдим ителгән автомобильләр локаль рәвештә җитештерелә.

(Ford Sollers компаниясе  мәгълүматы кулланылды)


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 3 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы министрлыкның агач эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе  Стеклова Анастасия Павловнага башкарма хакимият органнарындагы озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын тапшырды.

 

"ПОЗиС" ААҖ командасы “Киләчәк инженерлары- 2015” V халыкара яшьләр сәнәгать форумында актив катнаштылар. Сергачлылар «Техмаш» концерны составында катнаштылар. Форум нәтиҗәләре буенча POZIS вәкилләре кергән «Техмаш» командасы 6 урын алды. POZIS хезмәткәрләренең берсе шәхси рейтинг унлылыгына керде (Дмитрий Алексеев 9 урында).

2015 елда  «Киләчәк  инженерлары» форумында Россиянең 60 төбәгеннән (320 предприятие) һәм дөньяның 20 иленнән 1000 артык кеше катнашты. Белем бирү программасы сигез факультеттан торды. Программа экспертлары – эре сәнәгать предприятиеләре һәм корпоратив университетлар вәкилләре, шулай ук Россиянең алдынгы техник вуз укытучылары.

Сергачлылар белем бирү программасында үзләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр һәм спорт-күңел ачу юнәлеше кысаларында үзләренең яхшы физик яктан әзер булуларын һәм иҗадый сәләтләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, эшлекле программа кысаларында завод вәкилләре «POZIS: уңышка юл!» һәм «Lean IT»  әгълүмати технологияләрдә сакчыл җитештерүне куллану буенча ике семинар үткәрделәр. Спорт эстафетасында өченче урын алдылар.


31
июль, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 31 июлендә Алабугада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII бөтенроссия Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Алабуга ярминкәсендә ул берничә ел элек булган иде һәм ел саен бу чара тагын да зуррак көлач белән үткәрелә.                     

Быел Алабугага Россиядән һәм чит илләрдән 1200 артык һөнәрче катнаша.

 

2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашты.

Делегация составына Санкт-Петербургның  һәм  Ленинград өлкәсенең 20 компания вәкилләре керде. Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалы презентациясе узды, регионара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Визит Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге катнашында оештырылды.

 

2015 елның 31 июлендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ОГМВ 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, Росия Федерациясе Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты.

 

2015 елның 31 июль- 2 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә  VIII бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм VIII Кыңгырау чыңлаулары фестивалеуздырыла.

Ярминкә ачылышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге катнашачак.

Ярминкәдә Россиядән 1200 артык вәкил катнашачак дип көтелә (Кырым, Краснодар крае, Ставрополь края, Татарстан, Мордовия, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия һәм башкалар), ерак һәм якын чит илләрдән (Эквадор, Литва Республикасы, Монголия, Үзбәкстан, Беларусь Республикасы), Татарстан Республикасыннан 584 һөнәрче катнашачак.

 

2015 елның 30 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының республика оештыру комитетының әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков барысын да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлану белән котлады. Объектларда ярышлар һәм тренировкалар бара, спорт инфраструктурасы үзенең ышанычлы булуын күрсәтте, дип билгеләде ул. Илдар Халиков  алга таба да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кысаларында берләшеп, көйле рәвештә эшләргә чакырды.


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 

Ленинград өлкәсендә реконструкциядән соң "Татнефть" челтәренең  ике яңартылган автоягулык салу станцияләре ачылды.

Яңа автоягулык салу станцияләрендә дизель ягулыгы, шулай ук Аи-95, Аи-92, Евро-5 стандартларына туры килүче бензин маркалары сатыла.

"Татнефть" челтәренең бөтен автоягулык салу станцияләре кебек үк, әлеге станцияләр ягулык сыйфатына һәм хезмәт күрсәтүгә булган югары таләпләргә туры килүче, тотрыклы эшчәнлекне тәэмин итүче системалар белән җиһазландырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International