ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 2 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды.

Татарстан җитәкчелеге, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән, машина төзелеше тармагы үсеше өчен шартлар булдыру, илдә алдынгы стандартларга җавап бирә ала торган металл эшкәртү техникасын җитештерү юнәлешендә калыплашкан эш алып бара.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, 2013 елның мартында булдырылган.

 

2015 елның 2 декабрендә  Казан Ярминкәсе мәйданчыгында «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TeсhnoСварка» 10 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәләр эше 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары    –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов, авиакомплекс буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин, «ФДМА Русс Сервис» ҖЧҖ генераль директоры һәм машина төзелеше Немец ассоциациясенең  Россия бүлекчәсе җитәкчесе Свен Флассхофф катнашты.


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Мәскәүдә “Җиңел сәнәгать” II  Россия форумы узачак. Чара Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан өлкә министрлыклары, ведомстволар, профессиональ һәм иҗтимагый оешмалар, финанс һәм банк структуралары, тармакның әйдәп баручы предприятиеләре, аналитиклар һәм тармак экспертлары катнашында узды.

Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәим сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать  эшмәкәрләре берләшмәсе вәкилләре катнашты.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015  елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Казанда юбилей машина төзелеше күргәзмәләрен һәм Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышын уздыру мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсен уздырды.

2015 елда 2-4 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, «TeсhnoСварка» 10 махсуслаштырылган күргәзмә узачак.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга белән очрашуы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов билгеләгәнчә, 2014 елда Татарстан Республикасы Ставрополь крае белән үзара товар әйләнеше 1,96 млрд. сум., шул исәптән, чыгару  – 1,75 млрд. сум., кертү  – 0,21 млрд. сум тәшкил итте. Ставрополь крае белән Татарстан Республикасының нефть химиясе, машина төзелеше комплексыт предприятиеләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате хезмәттәшлек
 

2015  елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасының Вәкиллекләре белән видеоконференц элемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың  министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый  оешмалар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең  сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итүнең агымдагы эшчәнлеге  һәм милләттәшләр белән эшләү  мәсьәләләре каралды. 

 

2015 елның 25- 27 ноябрендә Татарстан Республикасы делегациясе “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу максаты белән Краснодар краена килде.

2015 елның 26 ноябрендә “Россия Федерациясе субъектларында икътисад нәтиҗәлелеген үстерү өчен сакчыл җитештерү технологияләрен куллану” түгәрәк өстәл узачак. Әлеге чараны оештыручылары – Краснодар крае икътисад министрлыгы белән Олег Дерипск Фонды «Вольное Дело» һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Татарстан Республики делегациясе вәкилләре республикада сакчыл җитештерүне куллану һәм тарату практикасы белән уртаклаштылар.

 

2015 елның 26 ноябрендә Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланды.

Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Каримов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.

Дәүләт думасының энергетика буенча комитет рәисе Павел Завальный билгеләгәнчә, Татарстанда газ-мотор ягулыгын куллану буенча алдынгы тәҗрибә бар. Республиканы газлаштыру 100% (гомумән ил буенча 65%) тәшкил итә. Газ-мотор ягулыгы белән эшли торган машиналар, автобуслар җитештерелә, газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү буенча программа кабул ителгән”.

 

2015 елның 26 һәм 27 ноябрендә А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты  нигезендә  «Карьера көннәре «Көз – 2015» яшьләр форумы узды.

Форум 26 ноябрьдә   «Көз- 2015»  вакансияләр ярминкәсен уздыру белән башланып китте. Анда республиканың һәм Россия Федерациясенең  якын тирәдәге төбәкләреннән 40 предприятие һәм оешма, министрлыклар вәкиллләре катнашты. «Элекон» заводы» АҖ, «КМПО» ААҖ, «Туполев» САҖ филиалы -  С.П.Горбунов исемендәге КАЗ ААҖ, «Швабе - Технологик лабораториясе» АҖ, «КВЗ» САҖ, «В.И.Шимко исем. НПО «Радиоэлектроника» АҖ, «КАПО-Композит» ЯАҖ сәнәгать предприятиеләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре эш эзләүчеләргә консультация үткәрделәр.

Форум программасы кысларында: «ТАТНЕФТЬ-АЗС ЦЕНТР» ҖЧҖ  4 номерлы автоягулык станциясенә, «Радиоприбор» ААҖ экскурсия, предприятиеләргә презентацияләр,  психологик һәм һөнәри консультация үткәрү каралган.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 2-4 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка». 10 махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

2015 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында махсуслаштырылган күргәзмәләрнең тантаналы ачышлары узачак.

Күргәзмәләрләрнең эшлекле программасының төп чаралары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре, вузлар (КНИТУ-КАИ, КФУ) һәм тармак фәнни-тикшеренү инстиуталары белән берлектә оештырылган Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация  советының 3 утырышы һәм  “Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар -2015” халыкара фәнни-техник конференциясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International