Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» һәм «Technoсварка» юбилей махсуслаштырылган күргәзмәләр узачак

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 2-4 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка». 10 махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

2015 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында махсуслаштырылган күргәзмәләрнең тантаналы ачышлары узачак.

Күргәзмәләрләрнең эшлекле программасының төп чаралары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре, вузлар (КНИТУ-КАИ, КФУ) һәм тармак фәнни-тикшеренү инстиуталары белән берлектә оештырылган Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация  советының 3 утырышы һәм  “Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар -2015” халыкара фәнни-техник конференциясе.

Татарстан Республикасы Премьер-министры  урынбасары –  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов билгеләгәнчә, «машина төзелеше – Татарстан Республикасы икътисадының төп тармакларының берсе. Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше комплексы 150 атык эре һәм урта предприятиеләрне үз эченә ала. Анда 140 меңнән артык кеше эшли».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International