ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 25-28 ноябрендә Ставрополь крае делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узачак.

Ставрополь крае  делегациясе составында  - Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга, Ставрополь крае азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, сәүдә һәм лицензия бирү  комитеты рәисе Галина Миронычева, Ставрополь крае энергетика, сәнәгать һәм элемтә министры Виталий Хоценко, сәнәгать, энергетика, төзү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Ставрополь крае Дума комитеты Рәисе урынбасары Валерий Черницов, муниципаль районнарның администрация башклыклары, крайның министрлыклар һәм оешмалар вәкилләре.

 

2015 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән булган очрашуда катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, “без Татарстан Республикасының Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз”. Ул сәяси һәм мәдәни партнерлык икътисадый элемтәләрне дә киңәйтергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың икътисадый мөмкинлекләре хакында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең зур индустриаль үсеш алган сәнәгать төбәкләренең берсе. Нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше кебек тармаклары үсеш алган. Безнең төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә икенче урында тора.

 

2015 елның 24 ноябрендә «Туполев» САҖ филиалы - С.П. Горбунов исем. казан авиация  заводында һөнәри осталык буенча бәйге башланды.

Өч көн дәвамында «Туполев» САҖ барлык филиалларының27 яшькә кадәрге хезмәткәрләре иң яхшы эшче исемен яулау өчен көрәшәчәкләр.

Бәйгедә 60 якын катнашучы – 16 кеше - «Туполев» САҖ Мәскәү филиалыннан, 36 –Казан авиация заводыннан, 4 кеше – Ульяннан, 1 кеше Самарадан катнаша.

Бәйге берничә тармакта үткәреләчәк, һәр юнәлешне аерым экспертлар билгелиячәк, алар арасында әйдәп баручы инженер – конструкторлар, шулай ук «Туполев» САҖ җитәкчелеге.

Әлеге бәйге «Туполев» САҖ хезмәт җитештерүчәнлеген, фәнни-техник эшчәнлекне үстерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга стимул бирү, шулай ук 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition эшче һөнәрләрнең бөтендөнья чемпионатында катнашу өчен командаларны юнәлдерү максатында оештырыла.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе 2015 елның 19-21 ноябрендә Мәскәүдә узган ENES-2015 IV Халыкара энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү форумында катнашты.

ENES 2015 Форумының төп чарасы - "Халыкара хезмәттәшлек итү: уртак тырышлык белән икътисадның энергия нәтиҗәлелегенә һәм энергетиканы үстерүгә ирешү" дигән киңәшмәдә катнашты.

ENES 2015 Форумы кысаларында Бөтенроссия бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр: ENES энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләре бәйгесе.

Халыкара Форум кысаларында уздырылган  Бөтенроссия бәйгеләре нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 9 урын алды.  Җиңүчеләр арасында:

«Нижнекамскнефтехим» САҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, .В.Д. Шашин исем. «Татнефть» САҖ һәм башкалар. 

 

2015 елның 23 ноябрендә  «КАМАЗ» САҖ “Сыйфат буенча иң яхшы менеджер” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

“Сыйфат буенча иң яхшы менеджер” бәйгесе «КАМАЗ» САҖ 2006 алып уздырыла. Ел саен бәйге сыйфат буенча иң нәтиҗәле менеджерларны сайлый һәм нәтиҗәле идәрә итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга ярдәм итә. Нәтиҗәләр чыгарга бүлекчәнең эш нәтиҗәләре, сыйфат менеджментның алдынгы методларын  һәм инструментларын куллану, шулай ук җитәкченең киләчәккә һөнәри планнары исәпкә алынды.  

Узган бәйге нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» САҖ идарә бүлекчәләренең җитәкчеләре  арасында 2015 елда  “Сыйфат буенча иң яхшы менеджер”  исеменә Ирина Надеждина (автомобиль заводы), Александр Капитонов (урынбасар блогы – үсеш буенча генераль директор урынбасары), Юлия Герасимова (сыйфат департаменты) лаек булдылар.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

Илдар Халиков Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.

2015 елның 23 Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы раслаганчы Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде.

 

2015  елның 21 ноябрьдә  Зеленодольск Мәдәният йортында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.  Тантанада Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре һәм Зеленодольск районы хакимияте җитәкчеләре катнашты.

Илдар Халиков барлык завод эшчеләрен бу предприятиенең 120 еллык юбилее белән котлады.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 19 һәм 20 ноябрендә Мәскәүдә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне үстерү буенча ENES 2015 IV халыкара форумы уза.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Форумда ENES - 2015 кысаларында узучы  бердәм күргәзмә экспозициясендә шулай ук Татарстан Республикасының кайбер энергетика комплексы предприятиеләре катнаша.

19 ноябрьдә “Төбәк программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеге практикасын кертүне киңәйтү” темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә илнең әйдәп баручы сәясәтчеләре һәм эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков катнашты.

 

2015 елның 19 ноябрендә эшче яшьләрнең республика ачык форумында  Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларда яшьләр белән иң яхшы эш алып бару “Республика потенциалы” бәйгесе нәтиҗәләре билгеләнде.

Бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Аның максаты – инженер белгечләрнең һәм эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру.

Бәйгедә республиканың 24 предприятиесе ике номинациядә катнашты: 1000 эшчегә кадәр һәм 1000 артык эшче булган предприятиеләр.

“1000 эшчегә кадәрге предприятие” номинантлар төркемендәге призерлар:

«Сетевая компания» ААҖ идарәсе  - (1 урын),

Арча ЗУЭС «Таттелеком» САҖ- (2 урында),

«Ремдизель» АҖ- (3 урын).

“1000 артык эшче булган предприятиеләр”  номинантлар төркемендәге призерлар:

«Казан вертолетлар заводы» САҖ - (1 урын),

«Домкор» ҖЧҖ- (2 урын),

«ТАНЕКО» АҖ - (3 урын)

Һәм «Нижнекамскнефтехим» САҖ - ( махсус приз).

Бәйге жюрисы яшьләр белән эшләү буенча түбәнләге предприятиеләрне билгеләделәр: «Азнакайның Нефтемаш заводы», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе» һәм «Казан электр техникасы заводы».


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Пакъстанга визиты уза.

Татарстан делегациясе составында республиканың әйдәп баручы предприятие җитәкчеләре: «КАМАЗ» САҖ, «КВЗ»САҖ, «КМИЗ» САҖ, «Казанькомпрессормаш»ААҖ, «Татнефть»САҖ.

2015 елның 19 ноябрендә Пакъстанга визиты кысаларыда Татарстан Республикасы делегациясе Россия - Пакъстан  Хөкүмәтара комиссиясенең 4 утырышы нигезендә узучы Беренче Россия – Пакъстан инвестицион форумы эшендә катнашты.

20 ноябрьдәТатарстан Республикасы делегациясе Россия - Пакъстан сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең 4 утырышында катнашачак. Комиссиянең рәистәшләре – Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт директоры Виктор Иванов һәм Пакъстан Ислам Республикасының финанслар Министры Мөхәммәд Исхак Дар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International