2015 елның 2 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды.
Татарстан җитәкчелеге, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән, машина төзелеше тармагы үсеше өчен шартлар булдыру, илдә алдынгы стандартларга җавап бирә ала торган металл эшкәртү техникасын җитештерү юнәлешендә калыплашкан эш алып бара.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, 2013 елның мартында булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов координацион советны булдыру карарының бик вакытлы кабул ителгәнен шәрехләп узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең әйдәп баручы сәнәгать төбәкләренең берсе”, - дип, ул быел 10 ай эчендә сәнәгый җитештерү күләме 1,5 трлн сумнан артык булуын, 28 млн т нефть чыгарылуын хәбәр итте. Агымдагы елда 10 ай дәвамында 24, 5 мең йөк автомобиле, 18,5 мең җиңел машина, 11 меңнән артык шина, 537 мең синтетик каучук җитештерелгән һәм башкалар.
“Ил үсешендә машина төзелеше комплексы зур роль уйный, ул сәнәгать үсеше сыйфатын билгели, инфраструктура торышына һәм дәүләтнең оборонага сәләтлелеген ныгытуга йогынты ясый. Әлеге тармакта фәнни-техник үсеш, бүгенге базар таләпләреннән чыгып, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештереп чыгару өстенлекле юнәлеш булып тора”, - дип басым ясады Президент. Аның әйтүенчә, республиканың машина төзелеше комплексы 150 эре һәм урта предприятиедән гыйбарәт, аларда 140 мең кеше эшли. Республика башлыгы тармак предприятиеләренә дәүләтнең ярдәм күрсәтүен, салым ташламалары каралуын әйтеп узды.
“Бүген дөнья базарында көндәшлеккә сәләтлелеккә яңа технологияләрне, заманча җиһазларны, материалларны эшкә җигеп кенә ирешеп була. Аеруча перспективалы инновацион проектлар һәм эшләнмәләрнең уңышлы коммерциальләшүе өчен берничә ел дәвамында җитди эш таләп ителә. Уңышлы эшчәнлек, нигездә, фән, мәгариф,җитештерүнең интеграциясенә бәйле. Безнең совет нәкъ менә шундый мәйданчык дияргә була – биредә фән дә, югары уку йортлары да, предприятиеләр дә тупланган”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Президент чыгышын йомгаклап, бизнес, иҗтимагый берләшмәләрнең, югары уку йортларының һәм фәнннең көчен берләштерү конкурентлы производствоны гамәлгә кертүгә ныклы җирлек булуын ассызыклады. Р. Миңнеханов күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәтен белдереп, аларга уңышлар теләде.
Аның фикеренчә, Казанда эшче һөнәрләр буенча узачак дөнья чемпионатына тукталды. “WorldSkills ул – модага иярү түгел, ә тормыш агымында туган ихтыяҗ. Мин ышанам: яшьләр арасында талантлар барлауга багышланган ярышларда иң югары күрсәткечкә ия булучылар әйдәп баручы белгечлекләргә чакырылачак”, - диде ул. Президент әйтүенчә, яшьләр арасында спорт бәйгеләре уздырыла, ә ни өчен әле робот техникасы, станокта эшләүчеләр, эретеп ябыштыручыларның осталыкта көч сынашуын күрсәтмәскә. “Бу бик актуаль мәсьәлә”, - дип ассызыклый Р.Н.Миңнеханов.
Аннан соң, Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә, Татарстан Республикасы һәм Германия Федератив Республиканы Тюрингия Республикасы арасында үзара хезмәттәшлеккә өлеш кертүе өчен, Тюрингия җирлегенең икътисади үсеш буенча идарәсе директоры Ханс-Йорг Хоффманга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте игълан ителде. Аны Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.