ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның Ставрополь крае белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар

2015 елның 27 ноябре, җомга
 

2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга белән очрашуы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов билгеләгәнчә, 2014 елда Татарстан Республикасы Ставрополь крае белән үзара товар әйләнеше 1,96 млрд. сум., шул исәптән, чыгару  – 1,75 млрд. сум., кертү  – 0,21 млрд. сум тәшкил итте. Ставрополь крае белән Татарстан Республикасының нефть химиясе, машина төзелеше комплексыт предприятиеләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате хезмәттәшлек итә.

            Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга Татарстан һәм Татарстан Республикасы Сәнәнгать һәм сәүдә министрлыгы  җитәкчелегенә республикага визит программасын эчтәлекле оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

2015елның 25-27 ноябрендә Ставрополь крае делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк, «Алабуга» махсус икътисадый зона эшчәнлеге, «КАМАЗ» САҖ, «Мастер» Кама индустриаль  паркы эшчәнлеге белән танышты, Саба муниципаль районына барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International