Дәүләт Думасының энергетика комитетының күчмә утырышында Татарстанның газ-мотор ягулыгын куллану буенча алдынгы тәҗрибәсе хакында фикер алыштылар”

2015 елның 27 ноябре, җомга
 

2015 елның 26 ноябрендә Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланды.

Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Каримов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.

Дәүләт думасының энергетика буенча комитет рәисе Павел Завальный билгеләгәнчә, Татарстанда газ-мотор ягулыгын куллану буенча алдынгы тәҗрибә бар. Республиканы газлаштыру 100% (гомумән ил буенча 65%) тәшкил итә. Газ-мотор ягулыгы белән эшли торган машиналар, автобуслар җитештерелә, газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү буенча программа кабул ителгән”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International