«Сакчыл җитештерү» өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу

2015 елның 27 ноябре, җомга
 

2015 елның 25- 27 ноябрендә Татарстан Республикасы делегациясе “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу максаты белән Краснодар краена килде.

2015 елның 26 ноябрендә “Россия Федерациясе субъектларында икътисад нәтиҗәлелеген үстерү өчен сакчыл җитештерү технологияләрен куллану” түгәрәк өстәл узачак. Әлеге чараны оештыручылары – Краснодар крае икътисад министрлыгы белән Олег Дерипск Фонды «Вольное Дело» һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Татарстан Республики делегациясе вәкилләре республикада сакчыл җитештерүне куллану һәм тарату практикасы белән уртаклаштылар.

Түгәрәк өстәл эшендә Краснодар крае тармак министрлыклары һәм крайның муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, әйдәп баручы университетлар, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, эшмәкәрләр катнашты.

2015 елның 27 ноябрендә делегация Краснодар краеның Усть-Лабинск муниципаль районына «Базовый Элемент» компанияләр составына керүче «Кубань» АгроХолдингы эшчәнлеге белән танышты.

Район җитәкчелеге белән очрашу кысаларында “Яңа буын мәктәбе” һәм “Сакчыл фикерләү мәктәбе”, шулай ук "Усть-Лабинскның 6 номерлы мәктәбендә агрокласслар эшчәнлеген оештыру” проектларының презентацияләре узды. Татарстан Республикасы делегациясе районның мәгариф кластерында «Кайдзен» системасын кертү тәҗрибәсе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International