ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) карары нигезендә, ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).

Аның төп максаты булып барлык дәүләт һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын коррупция проблемасына юнәлтү тора.

Шул көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә коррупциягә каршы Берләшкән милләтләр оешмасында имзалау өчен Конвенциясе ачылды. Ул Генераль ассамблея тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителде.

Ул дәүләтләрнең күмәк һәм килештерелгән гамәлләре коррупциягә каршы көрәш системасын көчәйтү, аның күләмен һәм нәтиҗәләрен киметүгә булыша. 2003 ел Конвенциясе – мондый төрдәге беренче документ. Россия аны беренчеләрдән булып имзалады.

Коррупция — катлаулы  социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул илнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле булмыйча, барлык илләргә дә кагыла.  Чөнки ул икътисадый үсешен тоткарлый, дәүләт нигезен какшата.  

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнне күп илләрдә демонстрацияләр, очрашулар, семинарлар һәм башка төрле чаралар үткәрелә.

 

2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Катарга визиты кысаларында «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.

«Мәгариф шәһәре» (Education City) төрле уку-укыту учреждениеләре (урта мәктәптән алып фәнни-тикшеренү институтларына кадәр), шулай ук дөньяның кайбер университетлары филиаллары урнашкан зонадан гыйбарәт. Мәйданы 14 кв.км. һәм ул Доха шәһәре читендә урнашкан.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 8 декабрендә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Катарга узган визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан белән Катар арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Катарның Инвестицияләр белән идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл кысаларында төрле өлкәләрдәге перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

 

2015 елның 7 декабрендә Доха шәһәрендә (Катар) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Катарның энергетика министры Мөхәммәд бән Салих әль-Сад белән очрашу узды.Ул нефть экспортер-илләр оешмасы Президенты булып сайланды һәм үз вазыйфаларын 2016 елның 1 гыйнварыннан башкара башлый.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Катар Дәүләте арасында ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 

Татарстан белән Финляндиянең хезмәттәшлеге үсә.

2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә  министрлыгында Финляндия делегациясе  белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан  - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефть» САҖ һәм Казан авиация заводы җитәкчелеге һәм вәкилләре, Финляндия ягыннан - «ЛАДЕК» Лахти регионын үстерү буенча Үзәк җитәкчелеге һәм кайбер фин компанияләре  вәкилләре катнашты.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Финляндиянең сәнәгать,  авыл хуҗалыгы, экология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 

2015 елның 7-8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәрендә (Катар) рәсми визит белән килде.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары– Татарстан икътисад һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 5 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстанның эшлекле парнерлары” Форумы узды. Форум эшендә Россия  Федерациясенең 52 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 600 артык делегат катнашты. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бары тик 30% татар яши, калганнары Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап яши.

 

2015 елның 4 декабрендә завод двигателей ПАО «КАМАЗ» САҖ двигательләр заводы үзенең юбилеен билгеләп үтте -  беренче КАМАЗ двигателен чыгаруга  40 ел тулды.

В декабре 1975 елның декабрендә мотор төзелешенең яңа эрасы башланды. КАМАЗ-740 беренче двигатель аркасында Советлар Союзы  транспорты үсеше революция кичерде. Бензинлы моторларны дизель двигательләре алмаштырды: алар ышанычлырак та, сакчылрак та булып чыкты.

Беренче двигательләр кул белән җыела иде, шулай ук  бер урыннан икенче урынга кул белән күчерелде. Шуннан соң автоматлаштырылган җыю линиясе булдырылды. Киләсе этапка - «Евро-1» дәрәҗәле двигательга кадәр 20 ел вакыт кирәк булды.

Хәзерге вакытта завод тагын бер үсеш этабы уза  - предприятие «КАМАЗ»ның реинжиниринг проекты үзәгендә тора.


4
декабрь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Төмәндә узган сәнәгать буенча Координация советы эшендә катнашты.

Утырыш Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә узды.

Сәнәгать буенча Координация советы утырышының төп темасы – импортка алмаш табуда ярдәм итү өлкәсендә төп төбәк инструментлары.

Утырыш кысаларында импортка алмаш табу өлкәсендә ярдәм итүдә төп төбәк инструментларын формалаштыру, реализацияләү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

POZIS белем бирү проектының яшь чиген тагы да киңәйтә.

"ПОЗиС" АҖ “Киләчәк инженерлары” корпоратив машина төзелеше сыйныфлары кысаларында өстәмә әзерлек алырга теләгән  талантлы мәктәп укучылары өчен  яшь чикләрен тагын да киңәйтә.

Предприятие җитәкчелеге тарафыннан “Киләчәк инженерлары” сыйныфларында Зеленодольск һәм Волжск (Марий Эл Республикасы) 9 класс гомүмбелем бирү мәктәпләренең укучыларына белем алу мөмкинлеген расладылар. Моңа кадәр математика, физика, башка техник предметлар  буенча бердәм дәүләт имтиханына өстәмә әзерлек алу  мөмкинлеге бары тик 10-11 сыйныф укучылары өчен генә оештырыла иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International