Татарстан Республикасы вәкилләре приняли участие в работе «Җиңел сәнәгать» Россия Форумы эшендә катнаштылар

2015 елның 1 декабре, сишәмбе
 

2015 елның 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Мәскәүдә “Җиңел сәнәгать” II  Россия форумы узачак. Чара Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан өлкә министрлыклары, ведомстволар, профессиональ һәм иҗтимагый оешмалар, финанс һәм банк структуралары, тармакның әйдәп баручы предприятиеләре, аналитиклар һәм тармак экспертлары катнашында узды.

Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәим сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать  эшмәкәрләре берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Форумны статс-секретарь - Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов ачып җибәрде. Ул илнең җиңел сәнәгатенә ярдәм итү һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләде.

Форум программасы кысаларында тармакның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, перспективалы проектларга дәүләт ярдәм итү чаралары, сатып алу мөмкинлеге һәм эчке сорауны стимуллаштыру, тармакны финанслау һәм ташламалы кредитлар бирү механизмнарын һәм шартларын булдыру, контрафактлы продукция белән көрәшү практикасы мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Чарада шулай ук Россиянең 2025 елга кадәр җиңел сәнәгатьне үстерүнең яңа стратегиясе юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International