2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Казанда юбилей машина төзелеше күргәзмәләрен һәм Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышын уздыру мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсен уздырды.
2015 елда 2-4 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, «TeсhnoСварка» 10 махсуслаштырылган күргәзмә узачак.
Күргәзмәләрләрнең эшлекле программасының төп чаралары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре, вузлар (КНИТУ-КАИ, КФУ) һәм тармак фәнни-тикшеренү инстиуталары белән берлектә оештырылган Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 3 утырышы һәм “Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар -2015” халыкара фәнни-техник конференциясе.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов билгеләгәнчә, «машина төзелеше – Татарстан Республикасы икътисадының төп тармакларының берсе. Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше комплексы 150 атык эре һәм урта предприятиеләрне үз эченә ала. Анда 140 меңнән артык кеше эшли».
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, “республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре алдында торган приоритетлы бурычлары арасында – җитештерелгән продукцияең конкурентылылкка сәләтен үстерү, импортка алмаш табу проектларын гамәлгә ашыру, инновацион продукциләрне коммерциализацияләү һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү”, -диде А.Кәримов.