Рөстәм Миңнеханов «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» һәм «TeсhnoСварка» күргәзмәләрен ачты

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе
 

2015 елның 2 декабрендә  Казан Ярминкәсе мәйданчыгында «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TeсhnoСварка» 10 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәләр эше 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары    –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов, авиакомплекс буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин, «ФДМА Русс Сервис» ҖЧҖ генераль директоры һәм машина төзелеше Немец ассоциациясенең  Россия бүлекчәсе җитәкчесе Свен Флассхофф катнашты.

Быел күргәзмәләрдә катнашучылар арасында - 150 компания, шул исәптән, 29 шәһәрдән 133 Россия предприятиесе, Италия, Кытай, Беларусь, Чехия, Латвия, Казахстан илләреннән 18 чит компания, шулай ук Германия,  Голландия, Италия, Һиндыстан, Кытай, Франция, Финляндия, Чехия, Көньяк Корея, Япония компанияләренең Россия вәкиллекләре. Катнашучылар станоклар һәм җиһазлар, җитештерүне автоматлаштыру җиһазлары, эретеп ябыштыру материаллары һәм башкаларны тәкъдим итте.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Иделбуе өчен бу бик мөһим вакыйг, дип әйтте. “Татарстан  - машина төзелешле республика. Һәм безнең Стратегия – 2030 машина төзелеше комплексын үстерүгә нигезләнә. Күргәзмәләрдә эре предприятиеләр, вузлар, фәнни-тикшеренү үзәкләре тәкъдим ителде.  Машина төзелеше комплексы – җиһазлар белән тулыландыручы эшләнмәләр генә түгел, беренче чиратта, кешеләр. Көндәшлеккә сәләтле базарда эшли алырлык югары дәрәҗәле белгечләр әзерләү мөһим”, - ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Р.Миңнеханов Казанда эшче һөнәрләр буенча узачак дөнья чемпионатына тукталды. “WorldSkills ул – модага иярү түгел, ә тормыш агымында туган ихтыяҗ. Мин ышанам: яшьләр арасында талантлар барлауга багышланган ярышларда иң югары күрсәткечкә ия булучылар әйдәп баручы белгечлекләргә чакырылачак”, - диде ул. Президент әйтүенчә, яшьләр арасында спорт бәйгеләре уздырыла, ә ни өчен әле робот техникасы, станокта эшләүчеләр, эретеп ябыштыручыларның осталыкта көч сынашуын күрсәтмәскә. “Бу бик актуаль мәсьәлә”, - дип ассызыклый Р. Миңнеханов.

Андреас Край үзенең сәламләү сүзендә  махсуслаштырылган күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеген тудырган өчен рәхмәт белдерде. “Әлеге күргәзмәдә без Тюрингиянең машина төзелеше өлкәсенең 13 предприятиесен тәкъдим итәбез. Машина төзелеше өлкәсендә безнең технологияләрне алга этәрү өчен кызыклы элемтәләр урнаштырырга планлаштырабыз”, - дип ассызыклады ул.

Күргәзмәләрне үткәрү  кысаларында машина төзелешенең алты компетенциясе буенча  WorldSkills стандартлары буенча эшче  һөнәрләр чемпионатының сайлау этабы ярышларын уздыру планлаштырыла. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International