2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасының Вәкиллекләре белән видеоконференц элемтә режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итүнең агымдагы эшчәнлеге һәм милләттәшләр белән эшләү мәсьәләләре каралды.