2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов россия регионнарында, якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкилләре белән очрашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе: “Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең икътисади яктан аеруча үскән субъектларының берсе, Россия регионнары арасында тышкы икътисади эшчәнлек һәм төбәкара хезмәттәшлектә актив катнашучы,- дип ассызыклады. Бәяләүләр буенча 2015 елда Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 14,095 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Фаразлы мәгълүматлар буенча 2015 елда регионара товар әйләнеше-520 млрд. сум”.
2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “АК “Транснефть» ААҖ идарә рәисе Николай Токарев белән очрашуында катнашты.
Узган очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм “АК “Транснефть» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2015 елда эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” коллегиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып Иннополисны алга таба үстерү кала бара. Бу турыда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстанда 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерү күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып китте һәм 1, 856 трлн. сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерү индексы-100,4 процент. Бу турыда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәбәр итте.
Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан, Универсиада авылы) мәйданчыгында булып узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисад үсеше министры урынбасары-статс-секретарь Олег Фомичев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дщълщт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.
2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасында эш визиты белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников булды.
Дмитрий Овсянников Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегия утырышында катнашты.
Дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләгәндә, Дмитрий Овсянников билгеләп үткәнчә, 2014-2015 елларда Татарстан Республикасының ике индустриаль паркының "Химград" һәм "А Плюс Парк Алабуга" идарә компанияләренә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы субсидия формасында дәүләт ярдәме бүлеп биргән иде, әлеге субсидия чыгымнарны компенсацияләү, паркларның сәнәгать инфраструктурасын барлыкка китерү өчен 31 млн 710 мең сум тәшкил итте. 2014 елда Татарстан парклары алган финанс ярдәмнең өлеше гомумән, Россия буенча барлык финанс ярдәмнең 12% тәшкил итә. Әлеге субсидияләр РФ Хөкүмәтенең 09.09.2016 елның 916 номерлы һәм 11.08.2015 елның 831 номерлы карарларын тормышка ашыру кысаларында бирелгән иде.
2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе булачак.
Уртак йомгаклау коллегиясе программасында:
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Дмитрий Владимирович Овсянников пресс-алымы;
күргәзмә экспозициясен карау;
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе утырышы;
бүләкләү тантанасы.
I.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кереш сүзе
2016 елның 5 февралендә Россия техник күзәтүе Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды.
Утырышта экологик, технологик һәм атом күзәтүе буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия техник күзәтүе Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнаштылар.
Киңәшмәдә химия һәм нефтехимия өлкәсендә проектларны реализацияләү сораулары, сәнәгать куркынычсызлыгы турында кануннарның үтәлешен тикшерүче прокурор күзәтүе, капиталь төзелеш объектларын тикшерү, куркыныч җитештерү объектларының технологик җиһазларын ышанычлы һәм куркынычсыз эксплуатацияләүне арттыру буенча чаралар программасын һәм башкалар каралды.
2016 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада сәүдә үсешенең актуаль сораулары турында сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды.
Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, "Милли Сәүдә Маркасы" Дәүләт Унитар Предприятиесе хезмәткәрләре, республиканың азык-төлек сәнәгате җитәкчеләре, сәүдә челтәрләре җитәкчеләре катнаштылар.
2016 елның 3 февралендә TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумының эшлекле программа кысаларында "Россияда автомобиль индустриясе: тенденцияләр, фаразлар, перспективалар" пленар утырышы булып узды. Пленар утырыш барышында Форумда катнашучылар илдә һәм республикада автомобиль төзелеше үсешенең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.
ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын презентацияләде, ТР икътисады үсешенең кластер алымнарын тасвирлады, республикада автомобиль төзелеше үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.
Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 100, 4% тәшкил итте, төяп җибәрелгән продукция күләме - 1 трлн. 856 млрд сум. Төяп җибәрелгән продукция күләменең 20% якыны машина төзелеше өлешенә тия. 2015 ел нәтиҗәләре буенча машина төзелеше буенча чыгарылган товар продукциясе күләме 369,4 миллиард сум тәшкил итте.
2016 елның 3 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышында катнашты.
Утырышның төп темасы булып инновацион проектларны тормышка ашыру өчен һәрвакыт гамәлдә булган халыкара мәйданчык. Бу ресурс 2015 елда XV Россия Һәм X Казан венчур ярминкәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлыкка килгән иде.
Яңа венчур мәйданчык 2016 елда үз эшен башлаячак. Яңа венчур мәйданчыкның төп элементларының берсе инновацион компанияләрнең акселерация программасын үткәрү булачак.