“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” Попечительләр советы утырышы

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
 

2016 елның 3 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырышның төп темасы булып инновацион проектларны тормышка ашыру өчен һәрвакыт гамәлдә булган халыкара мәйданчык. Бу ресурс 2015 елда XV Россия Һәм X Казан венчур ярминкәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлыкка килгән иде.

Яңа венчур мәйданчык 2016 елда үз эшен башлаячак. Яңа венчур мәйданчыкның төп элементларының берсе инновацион компанияләрнең акселерация программасын үткәрү булачак.

Акселерация программасы Попечительләр советы утырышы игътибарына тәкъдим ителгән иде. Акселерация программасы Россия һәм Казан венчур ярминкәләре кысаларында тормышка ашырылачак. Программа технологик проектлар экспозициясен формалаштыру һәм алар белән эшләү өчен төп инструмент булып торачак. Россия һәм Казан венчур ярминкәләре  экспозицияләрендә акселерация программасы кысаларында сайлап алынган иң яхшы компанияләр урнашачак. Нәтиҗә булып компаниягә инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацион продукцияне базарга чыгару булырга тиеш.

Халыкара дәрәҗәдә акселерацияга старт бирү өчен инновацион үзәкләрнең берсе булып Иордания Республикасы сайланган.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы утырышында  инновацион компанияләрнең акселерация Программасы һәм XVI Россия Һәм XI Казан венчур ярминкә чаралары планнары каралды һәм кабул ителде.

Мәгълүмат өчен:

Акселерация программасы - кыска вакыт эчендә инновацион проект үсешенә юнәлдерелгән комплекс чаралары: Акселератор акселерация программасында катнашучыга финанс һәм эксперт ярдәме күрсәтә, укыту, остазлыкка өйрәтү аша ярдәм итә. Акселерация программасы өч төп этапны үз эченә ала: сайлап алу туры, заявкаларга экспертиза үткәрү, Татарстан Республикасында акселерация программасы һәм халыкара инновация үзәгендә акселерация программасы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International