Татарстанда 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерү күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып китте һәм 1, 856 трлн. сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерү индексы-100,4 процент. Бу турыда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәбәр итте.
Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан, Универсиада авылы) мәйданчыгында булып узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисад үсеше министры урынбасары-статс-секретарь Олег Фомичев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дщълщт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан, Универсиада авылы) фойесында республиканың сәнәгать предприятияләре продукциясен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда сәнәгый җитештерү күләменең зур өлеше (60,9 процент) нефть, газ, химия комплексы предприятияләренә туры килә, бу- 1 трлн 131млрд 300 млн сумнан артык.
Ягулык-энергетика файдалы казылмалар табу өлкәсендә 2015 елны продукцияне җибәрү 434,3 млрд сум, сәнәгать җитештерү индексы- 102,9 процент. 2015 елда 34 млн тонна нефть табылган, 982,8 млн куб м нефтьле газ чыгарылган.
Республиканың нефть эшкәртү секторы предприятияләре тарафыннан 357,4 млрд сум продукция, сәнәгать җитештерү индексы- 103, 7 процент тәшкил итте. Татарстанның нефть эшкәртү заводларында 17,3 млн т углеводородлы чимал эшкәртелгән.
Республиканың химия предприятияләре продукциясенең җибәрелгән күләме 2015 ел нәтиҗәләре буенча 258, 4 млрд сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерү индексы - 101,9 процент.
Машина төзү комплексында сәнәгать җитештерү индексының кимүе күзәтелде - 94, 5 процент тәшкил итте.
Татарстанда товар әйләнеше 2015 елда 776, 2 млрд сум тәшкил итте.
ТР икътисад министры Артем Здунов сүзләренә караганда, татарстанлыларның реаль акча керемнәре 2015 елда 6,8 процентка кимеде, шул ук вакытта урта эш хакы 6, 1 процентка артты. Татарстанда кулланучылар бәяләре 2015 елда 110, 7 процент тщшкил итте - Россияга караганда 2,2 процентка кимеде. Ваклап сату әйләнеше 12,8 процентка кимеде. Соңгы елларда халыкның банкларга акча кертеп саклавы 30 процентка артты. Бер яктан бу куллануны киметә, икенче яктан -сакларга салынган акчалар потенциаль инвестиция ресурс итеп санарга була, диде докладчы.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/08/490745/
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовның Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегиясе утырышындагы чыгышыннан тезислар белән түбәндәге сайтта таныша аласыз: http://mpt.tatarstan.ru/rus/rukov/minister/reports.htm?pub_id=463949