Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводы мәйданчыгында Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын үткәрде. Әлеге чара дәүләт башлыгының Яр Чаллы шәһәренә эш визиты кысаларында узды.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка ведомство, министрлык җитәкчеләре катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә эш визиты программасы кысаларында "КАМАЗ" заводында беренче йөк автомобиле чыгуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка федераль һәм республика ведомство, министрлык җитәкчеләре озата йөрделәр.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча эксплуатацияга әзер булган "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Россия Президенты Владимир Путин тантанада катнашучыларны комплексның яңа проектлы егәрлек эшен башлавы белән котлады, әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында Владимир Путинга әлеге проектта ярдәм итүе өчен олы хөрмәтен белдерде.
2016 елның 12 февралендә "Васильево пыяла заводы" АҖ төзелүенә 115 ел тулу уңаеннан юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов хезмәткәрләрне әлеге күренекле вакыйга белән тәбрикләде һәм Россиядә "Васильево пыяла заводы" АҖ боросиликат пыяладан термочыдамлы савыт-саба чыгаручы бердәнбер уникаль предприятие, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге исеменнән Рашат Фәттахов предприятиянең хезмәт ветераннарына аерым ихтирам һәм рәхмәтен белдерде, уңышлар, яңа хезмәт казанышлары, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык һәм иминлек теләде!
2016 елның 11 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының унбишенче утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ахыргы укылышта өстенлекле үсешле территорияләрнең резидентларына ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР ике законопроектын кабул итте. “ТР Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” һәм “ТР (моношәһәрләрнең) монопрофильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә булдырылган ТОСЭР резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”.
(ТР Дәүләт Советы мәгълүмат хезмәте материаллары кулланылды)
2016 елның 11 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышында катнашты.
Попечительләр советы әгъзалары 2016 елга оешманың финанс планын расладылар.
Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фондының “Технополис “Химград” ААҖ, “Васильево пыяла заводы” АҖ, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” Ябык Акционерлык Җәмгыятьләре белән эшләүгә кагылышлы сорауларны карадылар.
2016 елның 10 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов эшмәкәрләр очрашуында катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы турында фикер алышу һәм тәкъдир итү булды.
Очрашуда катнашучылар эшмәкәрлек Советың эш рәвеше турында фикерләштеләр. Эшмәкәрләр, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, бизнес-берләшмәләр вәкилләре һәм Татарстанның эшлекле мәгълүмат чаралары вәкилләре Советта уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен карадылар.
Эшмәкәрлек Советының максаты-бизнес-климатны яхшырту һәм эшмәкәрлекнең актуаль сорауларын карау. Яңа структураны барлыкка китерү карарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 24 августында узган “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” дип аталган эшмәкәрләр белән очрашу барышында кабул иткән иде. Декабрь аенда Советны оештыру турында Указ чыкты. Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Советның беренче утырышын уздыру планлаштырыла.
2016 елның 10 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Ассамблеясында катнашты.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Ассамблеясы утырышы барышында 2016 елда Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген үстерү һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге сораулары каралды.
Ассамблея делегатлары 2016 елның 1 мартында узачак Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының VII Съезды сораулары турында да фикер алыштылар.
2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә республика территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектларының урнашуын хокукый җайга салу сораулары буенча эш киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре вәкилләре, Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, әлеге мәсьәлә агымдагы елның 22 гыйнварында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында каралды дип билгеләп үтте.
2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсын оештыру һәм уздыруны камилләштерү сораулары буенча эш киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек аппараты вәкилләре, ФБУ "ЦСМ "Татарстан" үзәге хезмәткәрләре катнаштылар.
Исегезгә төшерик, 2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” 12 нче конкурсында республиканың 192 товар җитештерүчесе катнашкан иде. Алар конкурсны оештыру комитетына 443 товар исемен, продукция һәм хезмәт күрсәтүне чагылдырган гаризалар тәкъдим иттеләр. 2015 елда конкурс лауреаты исеменә 126 товар исеме, продукция һәм хезмәте лаек булды. I дәрәҗәле Дипломга 214 товар исеме, продукция һәм хезмәте бүләкләнде, II дәрәҗәле Диплом белән 78товар исеме бүләкләнде.