2016 елның 3 февралендә TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумының эшлекле программа кысаларында "Россияда автомобиль индустриясе: тенденцияләр, фаразлар, перспективалар" пленар утырышы булып узды. Пленар утырыш барышында Форумда катнашучылар илдә һәм республикада автомобиль төзелеше үсешенең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.
ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын презентацияләде, ТР икътисады үсешенең кластер алымнарын тасвирлады, республикада автомобиль төзелеше үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.
Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 100, 4% тәшкил итте, төяп җибәрелгән продукция күләме - 1 трлн. 856 млрд сум. Төяп җибәрелгән продукция күләменең 20% якыны машина төзелеше өлешенә тия. 2015 ел нәтиҗәләре буенча машина төзелеше буенча чыгарылган товар продукциясе күләме 369,4 миллиард сум тәшкил итте.
Министрлык җитәкчесе республиканың әйдәп баручы автомобиль төзелеше предприятияләре ("КАМАЗ", ЕлАз", "FordSollers",) эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 2015 елда КАМАЗ 28 меңнән артык йөк автомобиле саткан, якынча 80 млрд. сумлык товар продукциясе. Авырлыкларга карамастан, узган ел газ двигательле КАМАЗ автомобиле җитештерүне оештыру проекты тормышка ашырылды, "пилотсыз" идарә итү системалы "КАМАЗ" булдыру буенча эшләр алып барыла, "Электробус" проектының перспективалары зур. Агымдагы елда предприятие 31100 автомобиль чыгарырга ниятли. 2016-2017 елларга автомобиль модельләренең үсешен актив инвестицияләү, җитештерү куәтен модернизацияләү планлаштырылган.
"Форд Соллерс" компаниясе заводларының эш нәтиҗәләре буенча 2015 елда 23 меңнән артык автомобиль чыгарылган. 2015 елның сентябрендә "FordSollers" двигательләр заводы эшчәнлегенә рәсми старт бирелде. Узган ел Алабугада 1106 двигатель чыгарылган. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме $275млн. тәшкил итте. "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы "FordSollers" заводында 2015 елның октябрендә тулы цикл технологиясе буенча яңа Ford Explorer җитештерү эшчәнлеге башлап җибәрелде. Узган елның июнендә Яр Чаллыдагы "FordSollers" заводында тулы цикл технологиясе буенча Ford Fiesta автомобилен җитештерү башлап җибәрелде. Заводның җитештерү куәте - елына 115 000 автомобиль.
Авыл хуҗалыгы һәм махсус техника җитештерүче эре завод-Алабуга автомобиль заводы. Завод төрле модель тракторлар, юл-төзелеш махсус техникасы, шулай ук нефть газ табу өлкәсендә кулланылучы махсус техника чыгара.
ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов: "Өлкә авыр хәлдә булуга карамастан, Татарстанның автомобиль төзелеше предприятияләре автокомпонентлар җитештерүчеләр белән үзара эшчәнлекне тирәнәйтә, халыкара һәм регионара хезмәттәшлекне үстерәләр"-диде. Республика территориясендә 200 дән артык автокомпонент җитештерүче предприятие эшли. 2015 елда республикада автокомпонент чыгару куләме 34 млрд. сум тәшкил итте.
Алберт Кәримов ассызыклавынча, республикада автомобиль төзелеше кластеры үсеше өчен шартлар тудырылган: бизнес-инфраструктура үстерелгән, технопарк челтәрләре эшли, "Алабуга" махсус икътисади зонасы уңышлы хәрәкәт итә.
Автомобиль сәнәгате өчен комплектлау әйберләрен җитештерүне үстерү факторлары арасында ул Татарстан Республикасында үсеш алган нефть химия сәнәгатен атады. ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов: "Бүген Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефтехимия продукциясенең киң спектры җитештерелә: полиэтиленнар, полимерлар, каучуклар, карбонатлар, поликарбонатлар һәм бик күп башкалар. Республика предприятияләрендә яңа химикатлар һәм полимерлар җитештерү үзләштерелгән, автомобиль төзелешендә кирәкле булган -АБС пластиклар, яңа төр полипропилен һәм полиэтиленнар".
"Мастер" Кама индустриаль паркы, кече һәм урта эшмәкәрлеккә эффектив ярдәм коралы булып тора, аның җитештерү мәйданы 1,35млн.кв.м тәшкил итә. Индустриаль паркның резидентлары булып 254 компания тора, аларның 2015 елда суммар әйләнеше 25 млрд. сум. "Мастер" КИП" ААҖдә 5 мең кеше хезмәт итә"-диде Алберт Кәримов.
Инвесторлар өчен "Алабуга" махсус икътисади зонасында әзер инфраструктуралы 4000 га мәйдан әзерләнгән. Үзләштерелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 95 млрд. сумнан артык тәшкил итә, 48 резидент-компания теркәлгән, 5 300 кеше эшкә урнаштырылган.
ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов: "Республика икътисадының төп тармагы булган автомобиль төзелешенең уңышлы үсеше квалификацияле кадрлар булуына бәйле"-диде. Бүгенге көндә республиканың 80 югары уку йортында 200 меңнән артык студент укый. КФУ, КНИТУ-КАИ, КХТИ кебек университетлар сәнәгать предприятияләре белән яңа технологияләр кертүдә, идарә системасын үзләштертүдә тыгыз эшлиләр,
"Дәүләт ярдәме чаралары аркасында автомобиль төзелеше предприятияләре импортны алыштыру программасын һәм инвестицион проектларын тормышка ашыралар - дип билгеләде министр. Өлкә үсешенә, узган айда Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән, автомобиль сәнәгате ярдәме программасы юнәлдерелде" - дип белдерде Алберт Кәримов.
Пленар утырышта РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт һәм махсус машина төзелеше Департаменты Директоры Александр Наумов чыгыш ясады, ул Россия автомобиль базарының агымдагы хәле һәм үсеш перспективалары, автомобиль төзелеше өлкәсендәге дәүләт ярдәме чаралары хакында сөйләде.
"Форд Соллерс" компаниясенең беренче вице-президенты һәм башкарма директоры Адил Ширинов һәм "КАМАЗ" ВТК"АҖ генераль директоры Рафаил Гафиев предприятияләренең үсеше стратегиясе хакында сөйләделәр.
Европа бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф һәм Messe Frankfurt GmbH вице-президенты Михаэль Йоханнес чыгышларында ике якка да файдалы булган халыкара хезмәттәшлек перспективалары каралды.