Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе
 

2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе булачак.

Уртак йомгаклау коллегиясе программасында:

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Дмитрий Владимирович Овсянников пресс-алымы;

күргәзмә экспозициясен карау;

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе утырышы;

бүләкләү тантанасы.

I.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кереш сүзе

Доклад белән чыгыш ясыйлар:

 

"Татарстан Республикасының 2015 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре  һәм 2016 елга бурычлары” - Здунов Артем Алексеевич, Татарстан Республикасы икътисад министры;

 

“Татарстан Республикасының 2015 елда сәнәгать һәм куллану базарының үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” - Кәримов Алберт Әнвәр улы, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры.

 

II.Чыгыш ясаучылар

Дмитрий Владимирович Овсянников, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары;

Фомичев Олег Владиславович, статс-секретарь-Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары;

Кривогов Илья Викторович, «Моношәһәрләрне үстерү Фонды" коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры;

Мәһдиев Наил Гамбәр улы, Яр Чаллы шәһәре мэры;

Назаров Сергей Викторович, "Интерскол” АҖ директорлар Советы Рәисе;

Шацких Павел Александрович, Казан Электроприбор"заводыААҖ генераль директоры;

Габыйдуллин Динар Дамир улы, КНИТУ-КАИ югары укуга кадәрге мәгариф идарәсе башлыгы;

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясый.

IIIүләкләү тантанасы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүләкли.

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклавынча, “2015 ел дәвамында икътисади вәзгыять катлаулы булды. Шуңа да карамастан, сәнәгый җитештерү күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 1 трлн. 856 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерү индексы – 100,4%".

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовның Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә һәм ТР икътисад министрлыкларының Уртак Йомгаклау коллегиясе утырышында чыгышы тезислары ttp://mpt.tatarstan.ru/rus/rukov/minister/reports.htm?pub_id=463949

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International