2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасында эш визиты белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников булды.
Дмитрий Овсянников Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Уртак коллегия утырышында катнашты.
Дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләгәндә, Дмитрий Овсянников билгеләп үткәнчә, 2014-2015 елларда Татарстан Республикасының ике индустриаль паркының "Химград" һәм "А Плюс Парк Алабуга" идарә компанияләренә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы субсидия формасында дәүләт ярдәме бүлеп биргән иде, әлеге субсидия чыгымнарны компенсацияләү, паркларның сәнәгать инфраструктурасын барлыкка китерү өчен 31 млн 710 мең сум тәшкил итте. 2014 елда Татарстан парклары алган финанс ярдәмнең өлеше гомумән, Россия буенча барлык финанс ярдәмнең 12% тәшкил итә. Әлеге субсидияләр РФ Хөкүмәтенең 09.09.2016 елның 916 номерлы һәм 11.08.2015 елның 831 номерлы карарларын тормышка ашыру кысаларында бирелгән иде.
2015 елда технопарклар яисә индустриаль паркларның сәнәгать инфраструктурасын барлыкка китерү өчен акча-чаралар керткән РФ субъектларына финанс ярдәм механизмын гамәлгә ашыру башланды. Россия Хөкүмәтенең 30.10.2014 елның 1119 номерлы карары нигезендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан дәүләт ярдәме алырга хокуклары булган РФ субъектлары сайлап алынды.
"Мастер" Кама индустриаль паркының проекты уңай бәяләмә тапты һәм Россия икътисад министрлыгына хуплауга җибәрелде. Дмитрий Овсянников фикеренчә, 2016 елда Татарстан Республикасы алырга мөмкин булган субсидиянең күләме, алдан санаулар буенча, 55 млн сумнан артып китәргә мөмкин. Субсидияләр бүлеп бирү турындагы Карар Россия Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның 1нче кварталында кабул ителәчәк.
Рәсми эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников "Химград" Технополисында булды. Технополис буенча экскурсия барышында Дмитрий Овсянников "Химград" инфраструктурасын күрде, Технополисның гамәлдәге резидентлары өчен күрсәтелә торган хезмәт системасы һәм преференцияләре белән танышты.
Резидент компанияләренең продукция презентациясе булды. "Химград" җитәкчелеге Дмитрий Овсянниковка җитештерү модуле буенча экскурсия үткәрде, тагын Мәскәү кунагы индустриаль мәйданчыкның резидентлары производстволары белән, алюминий профиль системасы өчен полимер профиль җитештерү, "КНИТУ" фәнни-җитештерү Технопаркын, тиз арада төзелә торган энергияне саклаучы йортлар күтәрү, пыялапакетлар өчен герметик җитештерү, гадәттән тыш хәлләр һәм авыл хуҗалыгы мәнфагәтъләре өчен пилотсыз оча торган аппаратлар эшләп чыгаруларны күрде.
Дмитрий Овсянников "Химград" Технополисының иң эре резидентларының берсе булган "Данафлекс-Нано" компаниясе производствосында булды. Нанокатлам төргечләре чыгару буенча специальләшүче резидент россия базарының гомуми күләменнән җитештерү буенча 12% алып тора.