Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2016 елның 5 феврале, җомга
 

2016 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада сәүдә үсешенең актуаль сораулары турында сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды.

Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, "Милли Сәүдә Маркасы" Дәүләт Унитар Предприятиесе хезмәткәрләре, республиканың азык-төлек сәнәгате җитәкчеләре, сәүдә челтәрләре җитәкчеләре катнаштылар.  

Рашат Фәттахов әйтүенчә, халыкның реаль акча кеременең дәрәҗәсе төшү сәбәпле 2015 елда эчке базарда ихтыяҗ кимү күзәтелгән. 2014 ел белән чагыштырганда узган елны халыкка куллану товарларын 12,7% кимрәк сатылган.

Республиканың заманча сәүдә инфраструктурасы сәүдә челтәрләренең өлеше үсү белән чагылыш таба. 2015 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату товар әйләнешендә сәүдә челтәрләренең өлеше 24% тәшкил иткән.  

Киңәшмә барышында сәүдә объектларына инвалидларның каршылыксыз керүен тәэмин итү, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәя хасил итү, республика җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә юнәлдерү сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International