2016 елның 5 февралендә Россия техник күзәтүе Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды.
Утырышта экологик, технологик һәм атом күзәтүе буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия техник күзәтүе Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнаштылар.
Киңәшмәдә химия һәм нефтехимия өлкәсендә проектларны реализацияләү сораулары, сәнәгать куркынычсызлыгы турында кануннарның үтәлешен тикшерүче прокурор күзәтүе, капиталь төзелеш объектларын тикшерү, куркыныч җитештерү объектларының технологик җиһазларын ышанычлы һәм куркынычсыз эксплуатацияләүне арттыру буенча чаралар программасын һәм башкалар каралды.
Үзенең чыгышында Алексей Алешин, соңгы ике елда сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы канунда зур үзгәрешләр булды дип әйтеп үтте. Сәнәгать объектлары куркынычсызлык буенча дүрт класска бүленде, планлы тикшерү һәм планлы булмаган тикшерүләрне үткәрүнең яңа вакытлары расланды.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, сәнәгый яктан үсеш алган регион Татарстан өчен сәнәгать куркынычсызлыгы сораулары аеруча актуаль, - диде.
Татарстанда төзелеш буенча эре проектларны тормышка ашыру бара, нефть табу, нефть эшкәртү, нефтехимия объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү алып барыла, -дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.