2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2015 елда эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” коллегиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып Иннополисны алга таба үстерү кала бара. Бу турыда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Доклад белән ТР Премьер-министр урынбасары-ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Коллегия барышында “Таттелеком” ҖАҖ, КАО “Иннополис” Университеты, ДАУ “Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк “ИТ-парк” җитәкчеләре дә чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында “Россия почтасы” генераль директоры Дмитрий Страшнов та катнашты.