2016 елның 9 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов россия регионнарында, якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкилләре белән очрашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе: “Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең икътисади яктан аеруча үскән субъектларының берсе, Россия регионнары арасында тышкы икътисади эшчәнлек һәм төбәкара хезмәттәшлектә актив катнашучы,- дип ассызыклады. Бәяләүләр буенча 2015 елда Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 14,095 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Фаразлы мәгълүматлар буенча 2015 елда регионара товар әйләнеше-520 млрд. сум”.
Узган очрашу барышында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлекләре, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендәге сораулар, ватандашлар белән эшләү мәсьәләләре каралды. Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең приоритет бурычларын һәм эшчәнлекләренең перспектив юнәлешләрен билгеләде.
Әйтеп үтәргә кирәк, агымдагы елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Вәкилләре ТР сәнәгать һәм сәүдә һәм ТР икътисад министрлыкларының уртак коллегиясендә катнаштылар. Хәзерге вакытта алар Казан Федераль Университетында квалификация күтәрү курсларын үтәләр. Укыту программасы кысаларында алар республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренең презентацияләре белән танышачаклар, Иннополис шәһәрен һәм Иннополис шәһәренең университетында булачаклар. Татарстан Республикасы Вәкилләре чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы ватандашлар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачаклар, Татарстан сәнәгать продукциясен халыкара базарларга таныту инструментлары турында сөйләшәчәкләр.
Мәгълүмат “Татар-иинформ” ИА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/09/490964/