2012 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин "Казан вертолет заводы" ААҖдә һәм "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖдә булды. Хөкүмәт Рәисе урынбасарын Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р. Моратов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" президенты М.Погосян озатып йөрде.
2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Х5 Ритейл Групп" компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең «Х5 Ритейл Групп» компаниясе белән яңача хезмәттәшлеге" темасына очрашу үткәрелде, анда республиканың 100 дән артык товар җитештерүчесе катнашты.