«Безнең эш – ресторан 2012» өченче бизнес форумы

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
2012 елның 21 февралендә "Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә җәмәгать туклануы предприятиеләре оештыручылар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен "Безнең эш – ресторан 2012” бизнес форумы ачылды. Чараны Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «EVENT MAKE» компаниясе оештырды.
Форумның максаты – тәҗрибә уртаклашу, ресторан бизнесы өчен кирәкле белем бирү. Биредә 150 дән артык ресторан, кафе, бар хуҗалары катнашты. Быел бу форумга ресторан эшенең атаклы белгечләре Олег Назаров (Мәскәү) һәм Дмитрий Ермаков ( Түбән Новгород) килгән иде.
Олег Назаров (ресторан хуҗаларының өстәл китаплары булырлык хезмәтләр авторы, Мәскәү рестораннары концепциясен булдыручы) җәмәгать туклануы предприятиеләре белән нәтиҗәле идарә итү ысуллары хакында сөйләде. Аның чыгышында бу тармакта көн кадагына сугучы түбәндәге проблемалар күтәрелде:
“Ресторан үзең өчен һәм публика өчен. Концептуаль югалтулар”;
“Атмосфера. Аркадий Новиков уңышын кабатлау кирәкме?”;
“Бәяне дөрес кую. Ресторанны юкка чыгарырлык мең сәбәп”;
“Кухня: “кыздырган бәрәңге” эффекты, майонез”;
“Сервис: хостес акцент: “Ак пирчәткәләр”, өченче шалтырау”.
Дмитрий Ермаков ресторан бизнесында конкурентлык стратегиясе турында бәян итте:

Кунак ни өчен миңа килергә тиеш?
Конкурентлык өчпочмагы;
Башкалардан аерылып тору.
Россия Федерациясе Саклау банкы вәкиле банкның кече һәм урта бизнес өчен бирелә торган яңа проектлары турында сөйләде.
Форум кысаларында Мәскәү шеф-повары А. Малютин мастер-класс үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International