ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2012 ел
җомга
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм   сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган Координация советы утырышы кысаларында 16 мартта “Идея” технопаркында “Лин-менеджмент һәм сыйфат белән идарә итү”  буенча “түгәрәк өстәл” узды.

15
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

15 мартта  Казанда сәнәгать буенча координация советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Д.В. Матуров катнашында   «Югары технологияле продукцияне экспортка чыгаруга комплекслы ярдәм итү механизмнарын үстерү турында» беренче утырышы булды. Чараны Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.


13
март, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 13 мартында Татарстан Республикасы территориясендә Cash & Carry форматында METRO Group компаниясенең өченче сәүдә үзәге ачылды.  
METRO Cash & Carry GmbH – халыкара бизнесның cash & carry  форматында, зурлыгы буенча Европада өченче, дөньяда бишенче иң эре идарә итү компанниясе.
METRO Cash & Carry  1964 елда Германиядә Отто Байсхайм (Otto Beisheim) тарафыннан оештырылган. 1967 елда профессор Отто Байсхайм, Шмидт-Рутенбек (Schmidt-Ruthenbeck) гаиләсе һәм  Franz Haniel & Cie компаниясе немец "МЕТРО" компаниясе составында берләшкән. Бухезмәттәшлек озак елларга сузылган уңышлы патнерлыкка әйләнде.  1968 елда "Кэш энд Керри" концепциясе Германия чикләреннән узып китте

12
март, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе  эш визиты белән Мәскәү өлкәсенә китте.
Делегация составына Татарстан Республикасы Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе И.Мөфлиханов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р. Борханов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Р. Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов, Мәскәү өлкәсе төбәгенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ф. Мөхтәсаров керә.

7
март, 2012 ел
чәршәмбе
Кадерле ханымнар! Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез.

6
март, 2012 ел
сишәмбе
Коррупциягә каршы гамәлләр турындагы законнар нигезендә дәүләт граждан хезмәтенең коррупциягә аеруча нык бирешергә мөмкин вазыйфалары исемлегенә кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләре ел саен 30 апрельгә кадәр үзенең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмә тапшырырга тиеш.

5
март, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация Әзәрбәйҗан Республикасына китте.
Делегация составында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары И.Носов, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры беренче урынбасары Х.Мусин, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары А.Геллер да бар.

Сәфәр кысаларында Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты И. Алиев, Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры А. Раси-Заде белән очрашу, предприятиеләрдә һәм Сумгаит технопаркында булу планлаштырыла.


28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 28 февралендә танылган аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның туган көне. Аңа 85 яшь тулган булыр иде.

23
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 23 февралендә Казанда «Зельгрос Кэш энд Керри» беренче күпләп сату үзәге ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Казан шәһәре мэры – шәһәр Думасы Рәисе И. Метшин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “Зельгрос” компаниясенең директорлар советы рәисе Д. Месью, сәүдә үзәге идарәчесе (Казан шәһәре) И. Елагин катнашты.

22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә! Сәламәтлек, ныклык, бәхет һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International