Техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының Бөтенроссия съезды

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
2012 елның 16 февралендә “Корстон”да техник көйләү өлкәсендә тәңгәллекне бәяләү органнарының Бөтенроссия съезды ачылды. Съездда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Р. Моратов сәламләде. Форум эшендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов, Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы җитәкчесе Г.И. Элькин, Федераль аккредитация хезмәте җитәкчесе С.В.Шипов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Х. Зарипов һ.б. катнашты.
Бөтенроссия съездын оештыручылар: Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы; Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы, Федераль аккредитация хезмәте белән берлектә “Тест-Татарстан” ФБУ.
Бөтенроссия форумының максатлары:
• Бердәм икътисадый мохит булдыру шартларында техник җайга салу өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләү;
• тәңгәллекне бәяләү тәҗрибәсе хакында фикер алышу;
• Россия Федерациясе һәм Таможня берлеге территориясенә кертелүче һәм анда әйләнештәге продукциянең тәңгәллеген раслау нәтиҗәләрен рәсмиләштерү буенча гамәли тәкъдимнәр эшләү;
• Аккредитацияләү хезмәтләре, сертификацияләү органнары, сынап карау лабораторияләре вәкилләренә Россиянең Бөтедөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында бигрәк тә актуаль булган Россия Федерациясендә аккредитацияләүнең бердәм системасы нигезләмәләрен һәм таләпләрен җиткерү.
Бөтенроссия съездын ачу программасы
08.30-10.00 Катнашучыларны теркәү

10.00-10.20 Съездны ачу тантанасы:
Татарстан Республикасы Хөкүмәте сәламләве, Моратов Равил Фатыйх улы – Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары
Россия Федерациясе Хөкүмәте сәламләве, Абрамов Алексей Владимирович – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе
Евразия икътисад комиссиясе (ЕИК) сәламләве, Корешков Валерий Николаевич – Комиссиянең техник җайга салу мәсьәләләре буенча коллегиясе әгъзасы (министр дәрәҗәсендә)


10.20-10.50 Таможня берлегенең техник җайга салу системасы – советлар чорыннан соңгы мохитта интеграциянең яңа мөмкинлекләре, докладчы РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары САЛАМАТОВ Владимир Юрьевич

10.50-11.20 Аккредитация өлкәсендә норматив-техник җайга салу, докладчы Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары ФОМИЧЕВ Олег Владиславович

11.20-11.45 Евразия икътисад комиссиясенең техник җайга салу мәсьәләләре буенча эшчәнлеген норматив-хокукый яктан тәэмин итү, докладчы Комиссиянең техник җайга салу мәсьәләләре буенча коллегиясе әгъзасы (министр) КОРЕШКОВ Валерий Николаевич

12.15-12.30 Стандартлаштыру – Таможня берлеге техник регламентлары таләпләрен гамәлгә ашыру инструменты, докладчы Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы җитәкчесе ЭЛЬКИН Григорий Иосифович

12.30-12.45 Россия Федерациясендә аккредитацияләүнең бердәм системасы: аккредитацияләү таләпләрен булдыру, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында бу системаны халыкара таныту, системаның эшләве, докладчы Федераль аккредитация хезмәте җитәкчесе ШИПОВ Савва Витальевич

12.45-13.00 Санитария чаралары буенча Таможня берлеге килешүен гамәлгә ашыру турында, докладчы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге системасы эшчәнлеген оештыру һәм административ реформаларны гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары ОРЛОВ Михаил Сергеевич

13.00-13.15 Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2011 ел премиясе конкурсының өченче этабында катнашучыларны бүләкләү. Дипломнарны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры ЗАРИПОВ Равил Хаммат улы, премия советының техник секретариаты җитәкчесе ЯШИН Андрей Николаевич тапшыра
14.15-14.30 «Техник җайга салу турында» Федераль закон белән нишләргә?, докладчы «ВНИИС» ААҖ генераль директоры ВЕРСАН Виля Георгиевич

14.30-14.45 Таможня берлегенең техник җайга салу системасын булдыруда сәнәгатьнең роле, докладчы ЛОЦМАНОВ Андрей Николаевич

14.45-15.00 Россиядә аккредитацияләүнең заманча системасын булдыру турында, докладчы ДЕЙНЕКО Александр Дмитриевич

15.00-15.15 Азык-төлек продукцияләре иминлеген тәэмин итү проблемалары һәм сертификацияләү органнары эш проблемалары, докладчы АРТАМОНОВА Любовь Андреевна, Казан шәһәре

15.15-15.30 Сыйфат таләпләренә тәңгәллекне раслау эшенең халыкара тәҗрибәсе һәм Россиядә әлеге тәҗрибәне куллану, докладчы Европа сыйфат оешмасы Вице президенты ГУСАКОВ Юрий Абрамович

15.30-15.45 «КАМАЗ» ААҖ сынап караулар лабораториясенең автомобиль төзелеше тармагында кабул ителгән техник регламентларны гамәлгә ашыру кысаларындагы эш тәҗрибәсе, докладчы «КАМАЗ» ААҖ сынап караулар буенча баш конструкторы ПИВУШКОВ Юрий Валерьевич

15.45-16.00 Аккредитацияләүгә һәм тәңгәллекне бәяләүгә ышаныч тудыру, докладчы "Эшлекле Россия" ҖЧҖнең Техник җайга салу системасын камилләштерү комитеты җитәкчесе ШАЛИН Алексей Петрович

16.00-16.15 Бердәм аккредитация системасы булдыру шартларында аккредитацияләү эшен оештыру турында, докладчы МИГИН Сергей Владимирович

16.15-17.00 Сораулар һәм җаваплар

2012 елның 17 февралендә форум программасы кысаларында тематик “түгәрәк өстәлләр” үткәреләчәк. Алар сәнәгатьнең төрле тармакларындагы белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу, продукциянең тәңгәллеген бәяләгәндә килеп туган проблемаларын хәл итү мәйданы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International