ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов
Республика медиа-бергәлеген һөнәри бәйрәмнәре – Татарстанның матбугат көне белән котлады:

«Хөрмәтле медиа-бергәлек вәкилләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстанның матбугат көне белән котлыйм!
Сезгә сәнәгать, сәүдә, хезмәт күрсәтү, республиканың халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлеге мәсьәләләрен, Татарстан предприятиеләренең җитештерү системаларын һәм сыйфатны яхшырту өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен дөрес һәм оператив яктыртканыгыз өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.
Һөнәри эшчәнлегегездә зур уңышлар, иҗади планнарыгызның тормышка ашуын телим. Халык ышанычын яуларга, хөрмәт казанырга язсын!»
2012 елның 18 маенда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева КНИТУ – КАИ 80 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Ул үзенең чыгышында әлеге уку йортының Россиядәге иң яхшы техник университетлар арасында үз урыны барлыгын билгеләп үтте.

17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Ведомствоара эшче төркем утырышында икътисадның реаль секторындагы предприятиеләрдә җитештерүне Лин-технологияләр ярдәмендә реструктуризацияләргә и модернизацияләргә мөмкинлек бирә торган инвестиция программалары турындагы мәсьәлә каралды.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Рәсми визит белән Татарстанга килгән Төркмәнстан делегациясе вәкилләре кичә “Казан вертолет заводы” ААҖнең җитештерү цехларын карады. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Делегация составында Төркмәнстанның Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Баяр Абаев, Икътисад һәм үсеш министры Бәшиморат Хуҗамәммәтов һәм башкалар бар.

15
май, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 15 маенда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров Австриянең инновацион компанияләре делегациясе белән очрашты. Делегацияне Транспорт, инновация һәм технологияләр министры урынбасары Андреас Рейхардт җитәкли. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Австрия Республикасы арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында барды.
2012 елның 15 маенда Татарстан Республикасына Төркмәнстанның рәсми делегациясе визиты дәвам итә. Әлеге визит Төркмәнстан Президенты Гурбангул Бердымөхәммәтовның Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында үтә. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм башка рәсми затлар каршылады.

11
май, 2012 ел
җомга
Татарстанның ике вәкиле – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин “Россиянең индустриаль элитасы – 100 иң яхшы җитештерү менеджерлары, 2012” рейтингы йомгаклары буенча беренче унлыкка керде.
Рейтингның төп максаты – абруйлы экспертлар ярдәмендә сәнәѓать секторының предприятие, тармак, ил икътисады үсешенә саллы өлеш керткән уңышлы менеджерларын ачыклау.
Унлыкта беренче урынны “Ростехнологияләр” ДК генераль директоры, Россия машина төзүчеләре берлеге рәисе Сергей Чемезов алып тора.
2012 елның 10 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов “Алабуга” аерым икътисадый зонасының икенче чиратын гамәлгә кертүгә һәм ирекле таможня зонасының таможня процедурасын җибәрүгә багышланган чарада катнашты.
“Алабуга” аерым икътисадый зонасының икенче чираты 1000 га мәйданны били, биредә инженерлык инфраструктурасын төзү эшләре алып барыла. Территорияне коймалар белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнгән инде, бу ирекле таможня зонасы процедурасын ачып җибәрергә мөмкинлек бирә.

5
май, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сугыш һәм хезмәт ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте.
“Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! 9 май – барыбыз өчен дә бик кадерле бәйрәм. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. 3 миллион халкы булган Татарстаныбыз гына да 700дән артык ул-кызын фронтка озатты. Аларның яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Күрсәткән батырлыклары өчен 300дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеме алды, Дан Орденының тулы кавалерлары булды.

4
май, 2012 ел
җомга
КНИТУ-КАИ Алабуга филиалында ЕлАЗ, техник университет филиалы, шәһәрнең мәгариф идарәсе һәм 9 нчы урта мәктәп арасында дүртъяклы килешүгә кул куелды. Документ ЕлАЗ шефлык итүче мәктәптә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча уртак эш алып баруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International