«Алабуга» аерым икътисадый зонасының икенче чираты гамәлгә керде

2012 елның 11 мае, җомга
2012 елның 10 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов “Алабуга” аерым икътисадый зонасының икенче чиратын гамәлгә кертүгә һәм ирекле таможня зонасының таможня процедурасын җибәрүгә багышланган чарада катнашты.
“Алабуга” аерым икътисадый зонасының икенче чираты 1000 га мәйданны били, биредә инженерлык инфраструктурасын төзү эшләре алып барыла. Территорияне коймалар белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнгән инде, бу ирекле таможня зонасы процедурасын ачып җибәрергә мөмкинлек бирә.
Ирекле таможня зонасында компанияләр таможня пошлинасын һәм салымын түләмичә чит ил товарларыннан файдалана алу мөмкинлегенә ия. Әлеге процедура резидентларга 2,2 млрд. сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде. “Алабуга” аерым икътисадый зонасының икенче чираты территориясе резиденты статусы алганнан соң, 30лап компания бу ташламалардан файдалана алачак.
“Алабуга” аерым икътисадый зонасына бару кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводы төзелеше белән дә кызыксынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International