Бөек Җиңү көне белән!

2012 елның 5 мае, шимбә
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сугыш һәм хезмәт ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте.
“Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! 9 май – барыбыз өчен дә бик кадерле бәйрәм. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. 3 миллион халкы булган Татарстаныбыз гына да 700дән артык ул-кызын фронтка озатты. Аларның яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Күрсәткән батырлыклары өчен 300дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеме алды, Дан Орденының тулы кавалерлары булды.
Җиңүне якынайту өчен завод станоклары артында һәм колхоз басуларында, конструкторлык бюроларында һәм госпитальләрдә кызу эш кайнады. Татарстанлылар тылда аяусыз көрәш алып бардылар. Бу чорда илнең көнбатышыннан, Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән 70кә якын эре сәнәгать предприятиесе республикабызга күчеп килде. Татарстанда ун меңнән артык атаклы Пе-2 бомбардировщигы җыелды, һәр алты самолетның берсе Казанда эшләп чыгарылды. Татарстанлылар фронтка сугыш кирәк-яраклары, “катюшалар” өчен реактив снарядлар, сугышчыларга кием-салым, азык-төлек җитештерде.
Илебезне батырларча саклаган, коточкыч яуларда исән калып безгә тынычлык бүләк иткән, сугыш кырыннан җиңү яулап кайтканнан соң халык хуҗалыгын торгызган кадерле кешеләребез турында кайгырту – безнең намус эше. Туган илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен башларын салган геройларга мәңгелек дан!
Кадерле Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезнең батырлыгыгыз алдында бүген баш иябез, чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек телим, хөрмәтле ветераннар!
Бөек Җиңү көне белән!"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International